Халыкның алдан ук су белән запаслануларын сорыйбыз.
17 майда Кукмарада яшәүчеләрнең бер өлеше сусыз калачак. Бу хакта Кукмара районының «ВодоТехноСервис» оешмасында хәбәр иттеләр.
«Профилактика эшләре алып барылу сәбәпле, 17 майда сәгать 9.00дән 17.00гә кадәр "Нур Баян" су зонасы туктатылачак», - диелә хәбәрдә.
«ВодоТехноСервис» ҖЧҖ җитәкчелеге халыктан алдан ук су белән запаслануларын сорый.
* реклама хокукында
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев