Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест яздылар

Биремнәр сугышның барлык чорына караган 30 сораудан торды

 

Кукмара гимназиясе базасында “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” Халыкара акциясе үткәрелде. Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан теләге булган һәр кукмаралыга әлеге сугыш турындагы белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим ителде. 

Биремнәр сугышның барлык чорына караган 30 сораудан торды. Аларга җавап табу өчен 30 минут вакыт бирелде. Җавапларның исә 4 варианты тәкъдим ителгән иде. 

- Мондый акция безнең районда беренче тапкыр үтә һәм һәркемгә илебез тарихының шушы мөһим чорына күз салырга, вакыйгаларны, безгә тынычлык яулаган геройларны искә төшерергә ярдәм итә. Бүген акциядә 42 кеше катнашты. Тест гражданнарның тарихи белеме дәрәҗәләрен бәяләү, бу чор турында белем алырга җәлеп итү максатында үткәрелә,- дип сөйләде мәйданчык координаторы Азат Кәшипов. 

Катнашырга өлгермәгән кешеләр интернет челтәрендәге “Көн саен Россия белән горурланам!” проекты сайтында үз белемнәрен тикшереп карый ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk