Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Сергей Димитриев һәйкәлгә венок салды

Чарада шулай ук райондагы оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашты.

Җиңү көнендә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре рус зираты янындагы һәйкәл янына венок куйдылар. 

Һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә үз төзәтмәләрен кертте. Шуңа да карамастан сугыш һәм тыл ветераннарына игътибар кимеми. 

Кызганыч, фронтовикларның саны елдан-ел кими бара. Безнең районнан фронтка киткән 18 мең кешенең нибары 7 меңе генә сугыштан әйләнеп кайта. Ә бүгенге көндә 13 ветеран гына исән-сау.

Онлайн-режим форматында «Үлемсез полк» акциясе дә уза. Кукмара халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышы геройларының фотосурәтләрен актив урнаштыра. «Үлемсез полк» онлайн-акциясе безнең сайтта да оештырылды, аны сылтама буенча кереп карарга мөмкин.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk