Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район башлыгы Кубогына мини-футбол турниры бара

Ярышлар алтынчы ел рәттән уза.

Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда Кукмара районы башлыгы Кубогына мини-футбол турниры бара. Анда 17 команда катнаша. Ярышлар алтынчы ел рәттән уза. 

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

«Барыгызга да яхшы уен телим! Бу турнир күркәм традициягә әйләнсен!» — дип сәламләде турнирда катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев.

Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев