Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада марихуана саклаган өчен 26 яшьлек ир хөкем ителгән

Суд тарафыннан ир шартлы рәвештә хөкем иткән.

Кукмарада яшәүче бер ир марихуана саклаган өчен шартлы срок алган. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның 22 августында Кукмара районында яшәүче 26 яшьлек ир-ат Нократ Аланы районының Пеньки авылында урнашкан участоктан 13,7 грамм массалы каннабис (марихуана) наркотигы сатып ала.

Ул аны законсыз рәвештә автомобиль салонында саклый. Наркотик чара Кукмара районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алына.

Ир РФ җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла. Суд аңа шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгели.

Фото: ИА «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд