Кукмарада мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе гөрләде
Ярминкәдә район мәктәпләре, балалар бакчалары актив катнашты.
Кукмараның Комсомол мәйданы бүген иртәдән үк аерым бер җанлылык алды — биредә мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе гөрләде. Әлеге чара районыбызда күркәм традициягә әверелде һәм һәр көзне укучылар, тәрбиячеләр, укытучылар һәм ата-аналарны берләштерүче үзенә күрә зур бәйрәм булып үтә.
Ярминкәдә район мәктәпләре, балалар бакчалары актив катнашты. Һәркем үзенең иң матур, иң бай продукциясен тәкъдим итәргә тырышты: укучылар һәм педагоглар тарафыннан җитештерелгән кишер, бәрәңге, кәбестә, тәмле өй ризыклары, җиләк-җимешләр, кул эшләнмәләре, иҗади композицияләр мәйданга зур ямь өстәде. Бу эшләнмәләрдә мәктәп коллективларының бердәмлеге, иҗади карашы, хезмәткә хөрмәте ачык чагылды.
Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район башлыгы Сергей Димитриев ярминкә белән танышып чыкты. Алар һәр учреждение әзерләгән почмакта тукталды, укучылар һәм укытучылар белән аралашты, тырыш хезмәтнең нәтиҗәләрен югары бәяләде. Кунаклар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда хезмәт сөю, җаваплылык һәм иҗатка мәхәббәт тәрбияли, ә мәктәп коллективларын — тагын да берләштерә.
Ярминкәдә кайсы коллектив белән генә аралашсак та, кәефләре күтәренке иде. Ел әйбәт килде, бакчаларда уңыш мул булды, дип куана алар. Югары Арбаш мәктәбе директоры Радик Исламовның сүзләренә караганда, аларның мәктәп яны бакчасы бер гектарга якын мәйданны били.
«Бакчада бөтен төр яшелчәләрне үстерәбез. Әйтик, суганның гына да орлыгы (чернушка), вагы, эресе — барысы да бар. Быел мул уңыш алдык. Балаларга да, ярминкәгә дә җитәрлек булды. Әлеге эштә укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр, укучылар, әти-әниләр зур тырышлык куйды. Алга таба да шулай бергә-бергә килешеп эшләргә язсын», — диде ул.
Түбән Үрәс мәктәбенең бакчасы ел саен караулы, быел да биредә ниләр генә үстермәгәннәр.
«Быел бакчада ике мең төп кәбестә, шактый суган, кишер, сарымсак, помидор, кыяр үстердек, ике тоннага якын бәрәңге уңышы алдык. Карлыган, алма да күп җыйдык. Ел бик яхшы килде, Аллага шөкер. Алдагы елларда да шушындый мул уңышны күрергә язсын», — диде Түбән Үрәс мәктәбе директоры Ирек Гайнетдинов.
Көзге ярминкә чын мәгънәсендә бәйрәм рухында узды: мәйдан җыр-моң белән тулды, кешеләрнең йөзләрендә елмаю балкыды. Биредә һәркем үзенә кирәкле әйберләр сатып ала, күршеләр, таныш-белешләр белән аралаша, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының тормышы белән якыннанрак таныша алды.
Ярминкәдән буш кул белән китүче сирәк булгандыр: әледән әле сетка белән бәрәңге, кишер, суган күтәргән райондашлар очрап торды. Бүгенге көндә Кукмарада гомер итүче Купка авылыннан Рифнур Сабирҗановның да кулында бер сетка суган иде.
«Ел саен мәктәп ярминкәсенә килергә тырышам, чөнки монда җаның ни тели шул бар. Мәктәп, балалар бакчалары коллективлары тырышканнар, күп көч куйганнар. Үзебезнең дә бакча бар, аның бер өлешен алмагачлар алып тора, калганында барлык төр яшелчәләрне дә әз-әзләп үстерәбез, әмма алар кыш буена җитми. Шуңа күрә мондый ярминкәләр оештырылуы бик әйбәт», — диде ул.
Кукмарадагы бу күркәм чара — мәгариф учреждениеләренең тырышлыгын, көчен һәм хезмәткә хөрмәт күрсәтүче ачык мисал.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев