Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кукмарада “Лада” автомобиле “зебра”да хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл фаҗигасе 1 ноябрьдә сәгать 13.40та Кукмараның Гагарин урамында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада Веста автомобиле шоферы җәяүлене бәрдергән. 1948 елгы хатын-кыз “зебра” аша чыга торган була. .jpg)
Бәхетсезлек очрагында зыян күргән өлкән яшьтәге хатын-кызны Кукмара районы үзәк дәваханәсенә алып киләләр, анда аңа медицина ярдәме күрсәтелә.
.jpg)
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев