Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Корбан гаете намазы вакытлары билгеле булды

Быелгы Корбан бәйрәме 28-30 июнь көннәренә туры килә.

Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 28-30 июнь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 28 июньдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Район авылларында мәчеткә килү һәм гает намазы укылу вакытлары мәхәллә халкы килешенгәнчә билгеләнә. Кукмара шәһәрендә туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү — 1 сәгать 40 минутта. Иртәнге намаз бу көнне 2 сәгать 20 минутта укылыр. Гает намазы — 3 сәгать 20 минутта. Ике намаз арасында — вәгазь.

Кукмара Үзәк мәчетенә тәкбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла:

1. «Агрохимсервис» яныннан Ибраһимов урамы буенча.

2. Автомәктәп яныннан Степан Разин, Садовая урамнары буенча.

3. Беренче гимназия яныннан Степан Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча.

4. Комсомол мәйданы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча.

Кукмараның Туеш мәхәлләсе мәчетенә тәкбир әйтеп килү 2 юнәлештә оештырыла:

1нче төркем Мәҗит Гафури урамы башыннан кузгала.

2нче төркем Октябрь урамы ахырыннан кузгала. 

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев