Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә гаиләләр белән киләләр

1668нче сайлау участогында кукмаралылар активлык күрсәтә.

Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасында урнашкан 1668нче номерлы сайлау участогы иртәдән кырмыска оясын хәтерләтә. Халык бер минутка да тынып тормый: берсе килә, берсе китә.

«Әлеге сайлау участогында 2129 кеше теркәлгән. Өйләрендә, йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирү оештырылды. Кукмаралылар бик актив», - ди сайлау комиссиясе рәисе Светлана Җамалиева.

Тавыш бирергә балалары, оныклары, гаиләләре белән килүчеләр дә бар.

«Без Байкал аръягы краенда яшәдек, хәзер бирегә күченеп кайттык. Кайда гомер итүебезгә карамастан, сайлаулардан бер дә калганыбыз юк, һәрвакыт үз тавышыбызны бирәбез. Бу - һәр гражданның бурычы. Бүген Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауда катнашып, без якты, матур, тыныч киләчәккә өметләнәбез, еллар имин булсын дип телибез», - ди Кукмарада яшәүче Надежда һәм Валерий Миннехановлар.

фото: Йолдыз Низамиева/«Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk