Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү процессы оешкан төстә уза

Газета хәбәрчесе район Мәдәният йортында урнашкан 1666нчы сайлау участогында булды.

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең икенче көне дә Кукмарада оешкан төстә узды. Район газетасы хәбәрчесе район Мәдәният йортында урнашкан 1666нчы сайлау участогында булып, андагы тәртипләр белән танышып кайтты.

Мәдәният йорты бинасы ишек төбендә дезинфекцияли торган келәм, антисептик, һәр кешегә перчатка, битлек, ручка куелган.  Тавыш бирергә килүченең тән температурасы үлчәнгәч, комиссия әгъзасына сызыктан чыкмыйча гына паспортын күрсәтә. Биредә аерым керү һәм бинадан чыгу юллары әзерләнгән, яшерен тавыш бирү өчен бөтен шартлар тудырылган.

1666нчы сайлау участогындагы исемлеккә бу тавыш бирүдә Эшчеләр тыкрыгы, Пугачев, Почта, Чернышевский урамнарында яшәүчеләр дә өстәлгән.

«27, 28 июнь көннәрендә иртәнге сәгать 8.00дән 11.30га кадәр йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирү оештырылачак. Ә өйләрендә генә сайларга теләк белдерүчеләр янына комиссия вәкилләр үзләре баралар. Сайлау оешкан төстә, актив уза», - диде сайлау участогы рәисе.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk