Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Киндеркүл авылы янындагы сулык кына коену өчен яраклы

Тиешле таләпләрне бозучыларга административ комиссия тарафыннан беркетмәләр төзелә, штраф суммалары саллы.

Менә, ичмасам, чын җәй дияргә була быелгы июньне. Кыздырыпмы кыздыра! Кайбер көннәрдә термометрда терекөмеш баганасы хәтта 40 градуска кадәр күтәрелде. Күләгәдә бит әле бу! Өйләрдә бөркү, тын алыр хәл юк, ишек-тәрәзәне ачып куйсаң да, чебен-черкидән башка җилнең әсәре дә керми. Андый вакытта, әлбәттә, үзеңнән-үзе елга-күл буйларына тартыласың. Әмма иминлек турында да онытмаска кирәк.

«Районыбыз территориясендә барлыгы 36 сусаклагыч исәпләнә, аларның барысы да – авыл җирлекләрендә. Кукмарада бары тик Киндеркүл авылы янындагы сулык кына коену өчен яраклы. Анда иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать тугызга кадәр коткаручылар кизү тора. Ә калган буаларның берсендә дә суга керергә ярамый. Сулыкларның һәрберсе янына да: “Коену һәм машиналар юу тыела!” - дигән махсус мәгълүмати такта куелган. Без район хакимияте, иреклеләр отряды вәкилләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә рейдлар уздырабыз, халык арасында аңлату әңгәмәләре үткәрәбез. Әмма кайберәүләр кисәтүләрне колак аша уздыра бирә, суның чистамы, анда коенуның сәламәтлек өчен зыянлы түгелме икәнен уйлап та карамый. Махсус җиһазландырылмаган, таныш булмаган сулыкларда коенырга, берьялгызың гына су керенергә барырга, исерткеч эчемлекләр кулланып суга керергә, моторлы, җилкәнле көймәләр янына йөзеп барырга, бер-береңне ярдан төртеп төшерергә, хәлдән тайганчы һәм арыганчы йөзәргә, балаларны күзәтүчесез калдырырга ярамый! Тиешле таләпләрне бозучыларга административ комиссия тарафыннан беркетмәләр төзелә, штраф суммалары саллы», - ди Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Хаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk