Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада исерек килеш мотоблок белән идарә иткән 62 яшьлек ир-ат хөкем ителәчәк

Элегрәк тә ир шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Кукмарада исерек килеш мотоблок белән идарә иткән 62 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

Прокуратура Түбән Өскебаш авылында яшәүче 62 яшьлек кешегә карата җинаять эшен судка тапшырган. Ул «Административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча гаепләнә.

2021 елның 26 июнендә «Агура» мотоблогы белән Түбән Өскебаш авылында йөргәндә ир-атны юл-патруль хезмәте инспекторы туктата. Медицина тикшерүе барышында аның исерек булуы ачыклана.

Элегрәк тә ир шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган була.

Ул үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев