Кукмарада Җиңү Паркы ачылды
Җиңү паркы Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркы территориясендә урнашкан.
Кукмарада Җиңү Паркы ачылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башка җитәкчеләр, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр, яшьармиячеләр, ветераннар, район халкы катнашты.
Җиңү паркы Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркы территориясендә урнашкан. Анда ачык һавада хәрби техника үрнәкләре күргәзмәсе, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә һәйкәлләр куелган. Шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган якташларыбызның исемнәре язылган «Хәтер дивары» да урнаштырылган. Паркның нәкъ үзәгендә мәңгелек ут яна.
Төзекләндерү вакытында биредә һәйкәлләргә бара торган юллар ясалган, газон печәне чәчелгән, ял эскәмияләре, чүп савытлары урнаштырылган.
Чара вакытында мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды, яу кырында башын салганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев