Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче хатын-кыз административ күзәтчелек таләпләрен бозган өчен суд каршына басачак

Ул үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 48 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (административ күзәтчелек билгеләнгән кешенең аңа карата суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүләрне күп тапкырлар үтәмәве, әлеге кешенең җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә зыян китерүче административ хокук бозулар кылуы белән бәйле) гаепләнә.

Эшне тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче, административ күзәтү астында булган хәлдә, суд билгеләгән чикләүләрне күп тапкырлар бозган. Мәсәлән, 2022 елның ноябрь һәм декабрь айларында хатын-кыз ике тапкыр төнге вакытта торак бинадан читтә булу тыюын үтәмәгән.

2023 елның гыйнварында гаепләнүче исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә төнлә җәмәгать урынында була.

Ул үз гаебен таныды.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев