Кукмарада бертуган Родыгиннар истәлегенә һәйкәл ачылды
Тарихи һәйкәл шәһәрнең Ленин бакчасы янәшәсендә урнашкан.
Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башка җитәкчеләр, район халкы катнашты.
Кукмара туган якны өйрәнү музее бинасы 1870 елларда төзелгән. Элек әлеге бинада бертуган Родыгиннарның киез итек басу фабрикасы эшләгән. Аңа сәүдәгәр Михаил Дмитриевич Родыгин нигез салган. Үзенең әһәмияте буенча фабрика Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар предприятиесеннән соң һәм губернада мондый профильдәге предприятиеләр арасында 1917 елга кадәр икенче урында торган.
Киез итек җитештерүгә нигез салган Михаил һәм Иван Родыгиннар истәлегенә куелган һәйкәл Ленин бакчасы янәшәсендә урнашкан.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев