Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада беренче тапкыр татар кызы һәм япон егете өйләнешкән

Яшь пар бер ел элек танышкан. Танышу тарихы да бик кызыклы

Шушы көннәрдә Кукмараның никахларны теркәү Сараенда татар кызы Динә Хуҗина белән япон егете Мори Сего үзләренең мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерделәр.

- Милләтара никахлар бездә сирәк күренеш түгел. Күп очракта кәләшләр үзебезнеке, ә кияүләр – читтән килгән егетләр. Нигездә алар БДБ илләреннән: Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Таҗикстаннан. Ә менә Япониядән – беренчесе. Төрле ил гражданнары арасында никах теркәлгәндә дә, ул традицион тантанадан берничек тә аерылып тормый, - ди районның ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Латыйпова.

Яшь пар бер ел элек танышкан. Танышу тарихы да бик кызыклы.

- Кытай стиле белән булган яңа елга туры китереп, мин еллык ялымда Таиландка, аннан Вьетнамга очтым. Соңгысында Халонг Бей бухтасына – безнең телгә тәрҗемә иткәндә, “аждаһа диңгезгә төшкән җиргә” билет алдым. Анда бик матур урыннар күп: зур булмаган кыялар, кыяташлар, мәгарәләр, - дип искә ала Динә Хуҗина. - Туристларга Халонг бухтасында каякларда (ике урынлы көймә) йөзергә тәкъдим иттеләр. Мин дә моңа каршы килмәдем, әмма юлдашым юк иде. Моди да үзе генә. Мин аңа бергәләп көймәдә йөзәргә тәкъдим ясадым. Танышуыбыз менә шулай башланды.

Булачак ир белән хатын Яңа елны да бергә каршылыйлар. Аннан соң егет сөйгәне эшләгән Дубайга килә. Динә сүзләренә караганда, ул 2010 елдан бирле Берләшкән Гарәп Илләрендә төрле компанияләрдә хезмәт куйган. Иң элек кунакханәдә, аннан соң медицина клиникасында администратор булган, нефть-газ тармагында да эшләгән – үтеп баручы судноларга ягулык җибәрү белән шөгыльләнгән. Дубайның эссе һавасы сәламәтлегенә зыян китерә башлагач, кече ватанына әйләнеп кайткан.

Егет аны кайсы ягы белән караткан соң? Динә бу сорауга болай дип җавап бирде:

- Күңел яхшылыгы белән. Ул тормыштагы вакыйгаларга уңай күзлектән карый, бик кайгыртучан, олы йөрәкле. Үзенең миңа мөнәсәбәтен, яратуын сүз белән түгел, эш белән раслады. Төрле милләт кешеләре белән күп аралашканга, миңа чагыштырырга мөмкинлек зур. Әлбәттә, менталитетның төрле булуы үзен сиздерә, чөнки без төрле шартларда үскән кешеләр бит. Ләкин Мори һәрвакыт уртак тел таба, җайлаша ала. Без инглиз телендә аралашабыз. Әкренләп безнең мохиткә яраша бара.

Мори Сего үзе Япониядә туып-үскән. Бүгенге көндә аның зур булмаган шәхси компаниясе бар, буш вакытларында сәяхәт итәргә ярата икән. Әти-әнисе улларының татар кызын сайлавына уңай караганнар, кыз ягыннан да япон кияүгә хәерхаклы булганнар. Яшь ирнең хатыны ватанына икенче тапкыр кайтуы. “Билгеле инде, урамда гаҗәпләнүле карашлар тоябыз, чөнки ул бөтен округына бердәнбер япон бит”, - дип көлә Динә.
Кояш чыгышы иленнән килгән кияү җирле табигатьне, экологияне, ризыкларны, бигрәк тә токмачлы ашны ошаткан.

- Ул суши яки япон кухнясыннан булган башка ризыклар сорамый. Бакчадан яшелчәләр җыеп кереп, миннән нәрсә дә булса пешерүемне үтенергә мөмкин. Аңа биредә тайфуннар, цунамилар һәм башка табигать көйсезлекләре булмау бик ошый. Алар Япония халкына зур куркыныч тудыра бит. Бервакыт суыткыч сатып алгач, ул аны стенага беркетеп куярга тәкъдим итте. Мин башта моның нигә кирәк икәнен аңламадым. Соңыннан гына үзләренең шуңа гадәтләнгән булуына төшендем, аның куркынычсызлык турында кайгыртуы икән, - дип сөйләде Динә көнкүрешләре турында. – Менә шушы көннәрдә гөмбәгә бардык. Бу беренче һәм соңгы тапкыр булыр кебек, чөнки Морины озынборыннар тешләп бетерде. Бездәге гөмбәләр Япониядә дә үсә үзе, әмме экологиянең начар булуы сәбәпле, аларны ашарга кушмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев