Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 37 яшьлек ир-ат алимент түләүдән качкан өчен хөкем ителгән

Гомуми бурыч 1 миллион сумнан артып киткән.

Кукмара районы прокуратурасы Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны баласын тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепле дип тапкан.

Суд карары буенча ир-ат 2014 елның июленнән балигълык яшенә җитмәгән баласын тәрбияләү өчен алимент түләргә тиеш булган. Әмма 2022 елның 1 гыйнварыннан 19 апреленә кадәр ир алимент түләмәгән һәм балага матди ярдәм күрсәтмәгән. Ул элек тә алиментлар түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Гомуми бурыч 1 миллион сумнан артып киткән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җиде ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт кеременә тотылып калыначак.

Хөкем карары законлы көченә керде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk