Кукмара халкы 1978 елның кышында булган 40 градуслы салкыннарны исенә төшерде
Кайбер райондашларыбыз хәтерләвенчә, салкыннар 45 градуска кадәр җиткән.
1978 ел ахырында Арктикадан Советлар Союзына көчле антициклон килеп, көннәр салкынайта. Кайбер төбәкләрдә температура хәтта 50 градуска төшә. Күзәтүләр тарихыннан күренгәнчә, 1942 елның 18-24 гыйнварында иң көчле, рекордлы салкыннар була. Кукмаралылар хәтерләвенчә, шәһәрдә 1978 елның 30 декабренә каршы төндә һава температурасы 44 градуска кадәр төшә.
Нурия ЗАКИРОВА:
— Мин ул вакытта Лубян урта мәктәбендә пионервожатый һәм рәсем укытучысы булып эшли идем. Синоптиклар якынлашып килүче салкыннар турында алдан кисәтте. Шул чакта мәктәп укучыларының кышкы каникулы башланды, ә 1978 елның 31 декабрендә мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен бал-маскарад оештырылды. Сәгать кичке 6дан соң кинәт суытты. Бик күп кешенең куллары өшеде. Салкыннан зыян күрүчеләр арасында минем икетуган энем дә бар иде. Кызганычка каршы, ул бик иртә вафат булды. Көллият студенты Әнәс Сәлаховның мондый һава торышында Лубяннан Казаклар авылына җәяүләп кайтканын хәтерлим.
Аномаль түбән температура берничә көн генә дәвам итте. Яңа елдан соң һава торышы яхшырды, һәм салкыннар чигенә башлады. Ләкин, кызганычка каршы, аның нәтиҗәләре әле озак вакыт үзен сиздереп торды. Бөтен җиләк-җимеш бакчалары туңды, груша һәм алмагачлар, кура җиләге һәм крыжовник куаклары үлеп бетте. Ә менә бөртеклеләрнең уңышы яхшы булды дип исемдә калган. Чөнки ул вакытта кыш карлы иде.
Валерий МАВРИН:
— Ул елны кар күп булды. 1979 елның язында Нократ елгасындагы су 10 сантиметрга кадәр күтәрелде. Гадәттә, ул 6-7 сантиметр гына күтәрелә иде. Шул кышта 10 песнәкнең 8-9ы үлеп бетте. Мин ул вакытта милициядә эшли, Тукай урамында яши идем. Җимеш агачлары салкыннан зыян күрде. Мәсәлән, бакчамдагы 20 алмагачның 13ен кисәргә туры килде. Үз йорты белән торучыларның торбалары кату очраклары да булды. Урамнардагы суүткәргеч колонкалар да катты. Аны эретү лампасы ярдәмендә җебеттеләр.
Гөлгенә ЗЫЯТДИНОВА:
— Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбендә укыган чаклар. 6-8 сыйныфларның Чыршы бәйрәме дәресләрдән соң кич белән, соңгы уку көнне була иде. Башлангычлар, 4-5 сыйныфларның бәйрәме иртәгәсен, каникул көнне оештырылды. Икенче көнне шулхәтле суытты, бәйрәмне башка көнгә күчермәделәр, балалар төрле авылдан җыелды. Ул вакытта Яңа ел күчтәнәчен соры төстәге капчыкларга (андый кәгазьдән сумка-пакетлар хәзер бик модада) салып бирәләр иде бит. 1 алма, карамель-конфет, җиләк-җимешләрдән ясалган бәйләм, эшләпә конфет, перәннек (аларның тәмлелеге). Шул бүләкләрне дә өләшеп бирделәр.
Ул вакытта әле безнең авылда сигезьеллык коррекция мәктәбе дә эшләп килде. Без «детдум», ди идек. Склад мөдире вазыйфасын башкаручы әтием, ял көне булса да Өркештәге икмәк пешерү йортына ат җигеп, «детдум» балаларына ипигә менде. Аннан кайткач сөйләгәне хәтердә: Өркеш, Югары Арбашка кайтучы балаларның куллары шуның хәтле туңган, хәтта пакетларын ташлап калдырганнар, шул пакетлар белән юл тулган булган.
3 сыйныфта көянтә-чиләк асып, кар ерып, бәке ачарга балта тотып, бакча артындагы инешкә суга төшә идек. Кайтканда чиләк чайкалып, су түгелә, җиргә төшеп җитмичә ката, чиләкне идәнгә куйгач, төбендәге боз сөңгеләре шытыр-шытыр сына иде. Чиләкне тигез итеп куеп булмый, су тагын түгелә.
Әни мәктәптә укытты, профсоюз җитәкчесе иде, шуңа күрә Яңа елга пакетны ул тутыртты. Әле укырга кергәнче әнинең эшенә килгәч, күчтәнәчләрне газетадан теккән пакетка (хезмәт дәресендә кызлар теккән) тутырганнарын да күргән бар иде.
Ул вакыттагы зәмһәрир кышлар хәтергә барыбер иң матур, һәр тарафтан сихри могҗиза бөркелеп торган вакыт булып кереп калган.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев