Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара үзәк китапханәсендә якташыбыз Заһид Мәхмүдине искә алу кичәсе булды

Моннан бер ел элек 18 гыйнварда Заһид Мәхмүдине соңгы юлга озаттык.

Кукмара үзәк китапханәсендә  безнең арабыздан мәңгелеккә киткән якташыбыз Заһид Мәхмүдинең якты истәлегенә багышлап, аны   искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәгә Заһид Мәхмүдине якыннан белгән, яки бераз булса да таныш булган, аның турында истәлекләре, хәтирәләре белән уртаклашырга теләгән, аны хөрмәт иткән, аның иҗатын яраткан кешеләр җыелды.
Язучы, актёр, сценарист, шагыйрь, радиожурналист, нәшир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәргә лаек булган Заһид Мәхмүдине белмәгән, аның күпкырлы талантына сокланмаган кешеләр районыбызда гына түгел, республикабызда да  сирәктер.
Кеше нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, аның өчен бу дөньяда иң мөһим әйбер ул - гаилә. Гаилә җылысы булмаса, сиңа  һәрвакыт терәк булып, сине яңа үрләргә канатландырып торучылар булмаса боларның берсенә дә ирешеп булмый. Әлеге кичәдә дә Заһид әфәнденең гаиләсе: тормыш иптәше Рашидә ханым һәм кызы Зөһрә дә катнашты. Алар Заһид Мәхмүдинең нинди гаилә башлыгы, нинди әти булуы турында сөйләделәр, аның башкарган эшләре, киләчәккә корган планнары, аның турында җылы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Килгән кунакларга Заһид Мәхмүди типографиясендә басылучы газеталарын бүләк иттеләр.

 Кичәгә килгән һәркем Заһид Мәхмүди турында үзләренең җылы хисләре, хәтирәләре белән бүлештеләр, аның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләрен укыдылар. 
Шулай ук музыка мәктәбе укытучысы  Дамир Рафиков һәм аның укучысы  Сәйдәш Бикбов башкаруындагы баян моңнары, Әлфинур Юнысова башкаруындагы моңлы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.    
Әдәбиятыбызда, мәдәниятыбызда якты эз калдырып, районыбызда Заһид Мәхмүди  дигән тынгысыз әдип яшәп китте. Ашкынып яшәде дә, ашыгып китеп барды ул. Аның артыннан моң гына түгел, нур балкып калды….    
Шушы кыска гомер эчендә аның бер генә көне дә исраф булмагандыр. Бер көнен дә әрәмгә уздырмагандыр, нәрсә белән булса да шөгыльләнгәндер, вакытын дөрес файдалангандыр. Заһид Мәхмүди китте дә югалды дип әйтеп булмый, аның бит нәселе калды. Алар  аның эшен дәвам итүчеләр.
Кичәдә  Заһид Мәхмүди  турында әйткән һәрбер сүзебез, хәтирәбез аңа изге дога булып барып ирешер дип ышанабыз.

Китапханәче  Лилия Саттарова, Кукмара 

Фотолар "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Кукмара районы үзәк китапханәсе" төркеменнән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk