Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара Сабан туенда «Димче почмагы» эшләячәк

«Димче почмагы»на 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.

Кукмара Сабан туенда «Димче почмагы» эшләячәк. Анда үзенең парын табарга теләгән ир-егетләр һәм хатын-кызлар мөрәҗәгать итә ала.

«“Димче помагы” милли йортлардан соң өченче шатерда урнашачак. Үзенең тиң ярын табарга теләгән 30 яшьтән өлкән райондашларны, кунакларны үзебезнең шатер янында көтеп калабыз. “Димче помагы” 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк», - диде район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Ике йөрәк» танышу клубы җитәкчесе Фәрзия Сәлләмова.

Шулай ук «Димче почмагы»на килүчеләр төрле уеннарда катнаша һәм, җырлап-биеп, үзләренең һөнәрләрен дә күрсәтә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X