Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара Сабан туенда «Димче почмагы» эшләде

Бу көнне үз парларын табарга теләүчеләр аз түгел иде.

«Ике йөрәк» клубы җитәкчесенең сүзләренә караганда, «Димче почмагы» район Сабан туенда беренче тапкыр эшләгән.

«Безнең танышу клубы район Мәдәният йорты каршында 2015 елның октябреннән бирле эшли. Бу вакыт эчендә барлыгы 367 кеше мөрәҗәгать итте. Җиде пар гаилә корды, 11 пар бүгенге көндә дустанә мөнәсәбәттә яши. «Ике йөрәк» клубына үзебезнең Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән, шәһәрләрдән дә ялгыз йөрәкләр мөрәҗәгать итә. Алар район газетасы сайтында үткәрелгән чаралар турында яңалыкларны күреп, безне эзләп таба. Сабан туенда без беренче тапкыр эшлибез, әмма шуңа да карамастан, үзенең икенче яртысын табарга теләүче йөздән артык кеше мөрәҗәгать итте инде. Алар үз номерларын калдыралар, без аларны анкетага кертәбез. Әгәр гадәти көннәрдә клубка ир-атлар күбрәк мөрәҗәгать итсә, бүген хатын-кызлар актив. Катнашучыларның яше дә төрле. 16 яшьлекләр дә бар, алар, нигездә, кызыксыну өчен килә, ә 30 яшьтән өлкәнрәкләр - үз парларын эзләүчеләр», - дип сөйләде районның баш яучысы Фәрзия Сәлләмова.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk