Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының «Ел шәхесе» – Димитриев Сергей Димитриевич

Сергей Димитриев районны 2015 елдан җитәкли.

Кукмараның «Ел шәхесе» дип без район башлыгы Димитриев Сергей Димитриевичны атыйбыз.

Ул районны 2015 елдан җитәкли. Әлеге вакыт аралыгында ул үзен зирәк, акыллы, тырыш һәм булдыклы җитәкче итеп күрсәтте. Сергей Димитриевич эшли башлаганнан бирле районда күп үзгәрешләр булды. Шуларның иң зурысы – Кукмара шәһәр статусы бирелде. Районның социаль-икътисадый күрсәткечләре күпкә яхшырды, яңа социаль объектлар сафка басты, төзекләндерү эшләре башкарылды, юллар салынды.

Авыл хуҗалыгы тармагы буенча район республикада зур уңышларга иреште: көндәлек савым 300 тоннага җитте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моны хезмәт батырлыгына тиңләде һәм рекордлы күрсәткеч өчен районга «Татарстан алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды. Моңа кадәр бу орденның бер муниципаль районга да бирелгәне юк иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев