Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Сабируллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Гаилә бәхетенең сере - бер-берсенә карата ихтирамда һәм хезмәттә

Районыбызда үзләренең гаилә тормышлары белән үрнәк булырлык юбилярлар күп. Шуларның берсе – Киндеркүлдә яшәүче Сабируллиннар гаиләсе. Аларның уртак тормыш елъязмасы ярты гасыр элек башланган.

«Мин үзем Апас районыннан, армиядән соң Казандагы вертолет заводына эшкә урнаштым. Биредә булачак тормыш иптәшем Раилә белән таныштым. 1971 елда гаилә кордык. Ә 1974 елда Магадан өлкәсенә эшкә киттем. Без Буркандья бистәсендә яшәдек. Кызганычка каршы, бу торак пунктны бетергәч, эшчеләр кайсы-кая таралышты. Мин 21 ел шахтада бораулаучы булып хезмәт куйдым. Анда төрле милләт кешеләре белән дус-тату эшләдек, һәрвакыт уртак тел таптык. Кукмара районыннан да гаиләләр бар иде. Алар белән әле дә элемтәне өзмибез: шалтыратышабыз, аралашабыз», - ди гаилә башлыгы Минзаһир Бариевич.

Сабируллиннар кече ватаннан ерак яшәсәләр дә, ялларга кайтырга тырышканнар, туганнарына хатлар язганнар, телеграмма җибәргәннәр. Ирле-хатынлы бергәләп кыенлыкларны җиңәргә, мәсьәләләрне хәл итәргә, бер-берсен сүзсез аңларга өйрәнгән. Аларның гаиләсе ихтирам һәм кайгыртучанлык белән ныгытылган. Тормышта һәрвакыт бер-берсенә булышканлыктан, барысына да нәкъ менә шул ярдәм, тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсендә ирешкәннәр.

Бүген Сабируллиннар өчен төп бүләк - гаилә. Алар ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары үз юлларын табып, бәхетле әби-бабайны дүрт онык белән сөендергәннәр. «Яшь парлар» сүзләренә караганда, мәхәббәтне гомер буе саклау авыр түгел. Бәхет өчен бары тик бер-береңне аңлау, сабырлык һәм татулык җитә.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk