Фаҗига бүген көндез Туембаш авылы янындагы күлдә була.
Кукмара районындагы күлдә яшь егет батып үлгән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

«Фаҗига бүген Кукмара районының Туембаш авылы янындагы күлдә була. Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 14.25 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча егетнең суга чумуы һәм йөзеп чыкмавы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр районның янгын сүндерү-коткару частенда.

Коткаручылар әлеге егетнең мәетен ярдан 10 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектә табалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган.

фото: янгын-коткару часте
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев