Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләр халык җыеннарында үзләрен борчыган темалар турында фикер алышалар

Барлык мөрәҗәгатьләр дә алга таба карау өчен контрольгә алына

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә. Кичә ул Олыяз, Нырья, Каенсар җирлекләрендә үтте. Җыеннар җанлы әңгәмә формасында оештырылды һәм катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, теләк-фикерләрен җиткерә алдылар.

Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев һәм аның урынбасары Равия Каримуллина килгән иде. Шулай ук очрашу барышында җирлек башлыкларының чыгышлары да тыңланды.

Җирлекләрдә яшәүчеләрне дәваханәдә чиратлар, авылларда почтальон һәм почта бүлекчәләре булмау, маршрут автобусы йөрмәү һәм башкалар мәсьәләләр борчый.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk