Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче Зәкия әби бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәкия Гариповага истәлек бүләкләре һәм Владимир Путинның телеграммасын тапшырды.

Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Зәкия Гарипова йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранның җилкәсендә кырык елдан артык хезмәт стажы бар.

Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм башкалар котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Тыл һәм хезмәт ветераны дәрәҗәле кунакларны чын күңелдән шатланып, бик җылы кабул итте. Соңгы вакытта Зәкия апа колакка бераз катыланса да, үзенең тормыш тарихын яхшы хәтерли, аның җилкәсендә 44 ел хезмәт стажы бар.

Кызлары Гөлнур һәм Гөлсинур апаларның сүзләренә караганда, әниләре тумышы белән Олыяз авылыннан. Ул сугыштан кайтмаган туганының ике баласын да үстергән икән. Зәкия апа гомер буе колхозда эшләгән, сугыш вакытында окоп казыган, урман кискән, ир-атлар хезмәтен дә башкарырга туры килгән. Әби әле хәзер дә тик утырырга яратмый, җәен бакчада эшләрендә булышырга тырыша.

«Мин башкармаган хезмәт калмады инде. Апам фронтка киткәндә үзе урынына тракторда эшләвемне үтенде. Башта - сукачы, аннан ягулык салып торучы булып хезмәт куйдым. Бервакыт рәис үзе янына чакырып, тракторчы һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итте. Янилдә өч айлык курслар уздым. Тик миңа техниканы тиз генә ышанып тапшырмадылар. Кечкенә буйлы идем, шуңа күрә синең трактор йөртергә көчең җитмәячәк, башта ягулык салып торучы булып эшлә, диделәр. Бер елга якын әлеге хезмәтне башкардым. Тик шулай да “тимер ат”ны иярлисе килү теләгем зур иде. Берәрсе авырып китсә, аларны алыштыра башладым. Шулай итеп, мин техникага утырдым һәм чирек гасыр әлеге эшне башкардым. Безнең авылда өч тракторчы хатын-кыз бар иде: Әминә, Нәсихә һәм мин. Әйе, төрле вакытлар булды, тик мин тормышка зарланмыйм», - дип, хатирәләрен барлый йөз яшьлек әби.

Бүгенге көндә юбиляр кызлары, биш оныгы, 15 оныкчыгының кайгыртучанлыгы һәм игътибарын тоеп, тыныч картлык кичерә.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X