Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер кеше ату коралын законсыз саклаган өчен хөкем ителде

Суд утырышында хөкем ителүче үзенә белдерелгән гаепләү белән килешүен раслаган.

Шушы көннәрдә Кукмара районы суды 42 яшьлек ир-атны законсыз рәвештә утлы корал саклауда гаепле дип тапкан.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган һәм тартып алынганчы, Кукмара районында яшәүче бер ир-ат үз хуҗалыгының сараенда ату коралын сатып алу, саклау һәм йөртү өчен тиешле рөхсәте булмаган килеш завод ысулы белән ясалган сугыш кирәк-яраклары - патроннарны законсыз рәвештә саклаган.

Суд утырышында хөкем ителүче үзенә белдерелгән гаепләү белән килешүен раслаган.

Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд аңа сынау вакыты белән шартлы рәвештә 6 ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk