Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ир кызына үтерү белән янаган өчен хөкем ителгән

Ир-атка дәүләт файдасына 200 сәгать эшләргә туры киләчәк.

Кукмара районы прокуратурасыннан алынган мәгълүматлар буенча бер ирне кызына үтерү белән янаган өчен хөкем иткәннәр.

«Бу хәл узган елның 13 декабрендә була. Кукмара районында яшәүче 46 яшьлек исерек ир-ат өендә 16 яшьлек кызы белән сүзгә килә. Конфликт барышында ир кулына кухня пычагы ала һәм кызына үтерү белән янау сүзләре әйтә», - диделәр район прокуратурасында.

Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk