Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ир-ат чит кеше гаражын урлаган һәм металл җыю пунктына саткан өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән

Гараж хуҗасы зыянны 11 мең сумнан артык дип бәяләде.

Кукмара районында яшәүче бер ир чит кеше  гаражын урлаган һәм металлга саткан өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Агымдагы елның 16 июнендә 56 яшьлек җирле кеше чит кешенең металл гаражын урларга карар кыла. Моның өчен ул үзенең җинаятьчел ниятләре турында шикләнмәгән танышларыннан гаражны демонтажлау һәм аны металл кабул итү пунктына илтеп куюларын сорый.

Гараж хуҗасы зыянны 11 мең сумнан артык дип бәяли.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны шундый ук сынау срогы белән бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X