Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын сүндерүчеләр өйне уттан саклап калган

75 квадрат метр мәйданны биләп алган янгында беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Кукмара районында янгын сүндерүчеләр сарайга капкан утны сүндереп, торак йортны янгыннан саклап калган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген 17.41 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Янил авылының Мәктәп урамында сарай яна дигән хәбәр килеп ирешә. 

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утның торак йортка таралу куркынычын бетерә һәм тулысынча янгынны сүндерә. 

Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 75 квадрат метр булган сарайның түбәсе яна. 

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X