Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын кисәтү җайланмасының тавышын ишетеп, җиде кеше уттан исән калган

Ут ике йортны камап алган.

Кукмара районында янгын кисәтү җайланмасының тавышын ишетеп, җиде кеше уттан исән калган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген сәгать 3.31дә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Югары Шөн авылының Чапаев урамында бүрәнәле йорт һәм сарай януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы алып, янгын чыккан вакытта торак йортта җиде кеше, шул исәптән өч бала булуы һәм аларның барысы да коткарылуы турында җиткерә.

Күп балалы ана автоном янгын сүндерү җайланмасының тавышына уяна һәм веранда ягында көчле төтен күрә. Ул башкаларны уят да, урамга чыгалар.

Янгын нәтиҗәсендә 42нче номерлы йорт һәм аның ишегалды корылмалары тулысынча, ә 44нче номерлы йортның сарае кара күмергә әйләнә. Янгынның гомуми мәйданы 208 квадрат метр мәйданны тәшкил итә.

Янгында җиде кеше, шул исәптән өч бала коткарылды. Һәлак булучылар юк.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев