Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ут сарай, гараж һәм машинаны юк итә

Бу хәл кичә Зур Сәрдек авылында була.

Кукмара районында янгын сарай, гараж һәм машинаны юк итә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

29 сентябрь көнне Зур Сәрдек авылының Мәктәп яны урамында урнашкан бер хуҗалыкта янгын чыгуы турындагы хәбәр 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына 14.41 сәгатьтә килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 60 квадрат метр мәйданда хуҗалык корылмалары һәм торак йортның фасад өлеше яна торган була. Хуҗалар йортта кешеләр юклыгын, гараж эчендә ВАЗ-21099 җиңел автомобиле булуын җиткерә.

Ут нәтиҗәсендә сарай, автомобиль белән гараж кара күмергә әйләнә, 20 квадрат метр мәйданда йортның алгы өлеше яна.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk