Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында температура -39 градуска кадәр төшәчәк һәм көчле җил көтелә

    Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исәчәк.

    23 февральдә Кукмара районында -39 градуска кадәр салкыннар көтелә. Бу хакта районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте кисәтә.

    Аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. 

    «Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез», - диелә фаразда.

    Реклама

    Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 8-13 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр.

    Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы -30 градустан алып -33 градуска кадәр, урыны белән -34 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Көндез 23-27 градус салкын булачак, дип фаразлана. 

    Юлларда бозлавык. 

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: