Җил тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин.
Иртәгә, 15 март көнне, Кукмара районы территориясендә карлы һава торышы сакланачак. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте кисәтә.
Көчле, юеш кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана. Секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булачак.
Төнлә һәм иртән термометр -5..-10 градусны күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +2..-3˚.
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев