Кукмара районында салкын һава торышы сакланачак
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында салкын һава торышы сакланачак

Район территориясендә бераз кар яву көтелә.

22 гыйнварда Кукмара районында салкын һава торышы сакланачак. Бу турыда Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Район территориясендә болытлы һава торышы, бераз кар яву көтелә. Төнлә һәм иртән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми. Җил төнлә белән көнбатыштан, 6-11 м/с тизлектә, көндез - 3-8 м/с тизлектә.

Һава температурасы төнлә һәм көндез -12...-15 градус, төнлә иртән -16...-19 градус булачак.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев