Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирусның яңа очрагы расланды

Республика буенча барлыгы 23 яңа очрак расланган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 23 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18е өйдә дәвалана. Бер очрак читтән кергән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 14 очрагы ачыкланды, Әлмәт районында – 3, Биектау районында – 2, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында берәр очрак.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 7183 Covid-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән, 6054 кеше терелгән, шуның 6сы соңгы тәүлектә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә коронавирус белән зарарлану очракларының артуы күзәтелә, дип билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, республика җитәкчесе татарстанлыларны коронавирусны профилактикалау буенча эшне йомшартмаска һәм катгый үтәргә өндәде.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk