Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында хатын-кызга карбыз белән бәргән өчен 45 яшьлек ир суд каршына басачак

Ул сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерүдә гаепләнә.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 45 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салуда гаепләнә.
Сорау алу версиясе буенча, гаепләнүче 2021 елның 26 июлендә Кукмара шәһәренең бер урамдагы эскәмиядә иптәш хатыны белән спиртлы эчемлекләр эчә һәм шул вакыт алар арасында низах чыга. Конфликт барышында гаепләнүче кулына карбыз алып, хатын-кызның башына бәрә һәм йодрык белән битенә суга. Нәтиҗәдә, хатын теш казнасы сөяген сындыра.
Ир үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk