Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында көчле җил, буран көтелә

Көндез термометр баганасы +2 градусны күрсәтәчәк.

Иртәгә, 4 мартта, Кукмара районы территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу турыда районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Төнлә белән бераз кар явачак. Иртән һәм көндез кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез секундына 15-20 метрга кадәргә җитәчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -6 дан алып -10 градуска кадәр тамгаларда урнашачак. Көндез 0...+2 градус булыр дип фаразлана.

Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk