Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында өч кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 48 865 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 698 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан. 18 яшькә кадәрге балалар – 136 кеше. 83 кеше дәваханәгә салынган, 615 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда - 386, Яр Чаллыда – 135, Түбән Кама районында – 57, Яшел Үзән районында – 34, Әлмәт, Тукай районнарында – тугыз, Лаеш, Спас, Тәтеш районнарында – сигез, Зәй, Балык Бистәсе районнарында - биш, Биектау, Алабуга, Питрәч районнарында – дүрт, Апас, Кукмара районнарында – өч, Актаныш, Әлки, Бөгелмә, Мамадыш, Саба районнарында – ике, Арча, Баулы, Югары Ослан, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 48 865 очрагы теркәлгән, 39 128 кеше терелгән, шул исәптән 137 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk