Кукмара районында буран һәм көчле җил булуы көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында буран һәм көчле җил булуы көтелә

Урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с җитәчәк.

22 мартта Кукмара районы территориясендә һава торышының начараюы көтелә. Бу турыда районының Бердәм дежур-диспетчер хезмәте хәбәр итә.

«22 мартта район территориясендә буран чыгуы көтелә, урыны белән 15 м/с кадәр җитүче көчле җил булуы ихтимал», - диелә хәбәрдә.

Болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз юеш кар явачак.

Төнлә һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр, көндез +1, -4 градус булыр дип фаразлана.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев