Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бакча йорты янган

Янгын Сәрдәүч авылында чыга.

Кукмара районында бакча  йорты янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

9 май көнне көндезге сәгать икедә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Сәрдәүч авылының Островский урамында янгын чыгуы турында  хәбәр килеп ирешә. 

Янгын сүндерү подразделениеләре оператив рәвештә урынга чыгып китә. Аларны торак пунктта яшәүчеләр каршы ала һәм бакча йорты эчендә кешеләр юк, дип хәбәр итә. Хәзерге вакытта анда берәү дә яшәми торган була. 

Ут тулысынча йортны колачлап ала. 

Нәтиҗәдә 35 квадрат метр мәйданда йорт яна.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев