Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында авылдашыннан акча урлаган ирне тоткарлаганнар

Ул элек хөкем ителгән 41 яшьлек авыл кешесе булып чыга.

Кукмара районында полицейскийлар авылдашыннан акча урлаган ирне тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хәбәр итә.

Район полициясенә 31 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итеп, агымдагы елның 18 ноябре көнне билгесез кеше, Әсән-Елга авылындагы өенең тәрәзәсен ватып кереп, 2 мең сум акчасын урлавы турында җиткерә.

Тикшерү барышында хокук сакчылары җинаять кылуга катнашы булган шәхесне ачыклый. Ул элек хөкем ителгән 41 яшьлек ир-ат булып чыга.

Ир үз гаебен тулысынча таныды.

Әлеге факт буенча «Торакка законсыз үтеп керү белән бәйле урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

 

фото: Илнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk