Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 9 яшьлек кыз өстенә футбол капкасы ауган

Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән.

Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу хәл көндезге уникеләр тирәсендә авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында булган. Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән, аны Кукмара район хастаханәсенә алып киткәннәр.  

Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл буенча тикшерү башлады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk