Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында -35 градуска кадәр салкыннар көтелә

    Район территориясендә явым-төшемнәр булу ихтималы аз.

    21 февральдә Кукмара районы территориясендә аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

    Аз болытлы булачак. Явым-төшем көтелми. Җил тизлеге секундына 2-7 метр тизлектә.

    Төнлә -26-30 градуска кадәр салкын була, урыны белән термометр баганалары -35 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә -18-22 градус салкын булачак.

    Реклама

    Юлларда бозлавык саклана.

    Аномаль салкыннар аркасында районда кисәтү игълан ителде.

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: