Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы оешмаларының кадрлар буенча белгечләре республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте

Белгечләргә хезмәт килешүләрен һәм өстәмә килешүләр төзү, хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен рәсмиләштерү, документларны саклау вакыты һәм һөнәри стандартлар турында сораулар бирелде

Кукмарада республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре гражданнарны кабул итү үткәрделәр.

Аларга мәгариф, мәдәният идарәләренең, китапханәләрнең һәм башка оешмаларның кадрлар буенча белгечләре мөрәҗәгать итте. Белгечләргә хезмәт килешүләрен  һәм өстәмә килешүләр төзү, хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен рәсмиләштерү, документларны саклау вакыты һәм һөнәри стандартлар турында сораулар  бирелде.

- Әгәр хезмәткәр югары белем турындагы дипломының төп нөсхәсен югалткан икән, бу очракта әлеге уку йортына гариза языла. Әмма шундый хәл туды: уку йорты бар, әмма факультеты юк. Ул таратылган. Бу очракта безгә нишләргә? – дигән сорау бирде  мәгариф идарәсенең кадрлар буенча белгече.

- Дипломны яңадан алу өчен уку йортының үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сүз иске үрнәктәге диплом турында бара икән, мәгълүматлар архив документлары нигезендә яңартылыр. Архив хезмәте турында закон бар. Бу хезмәткә сорау җибәрергә кирәк. Архив эше намус белән алып барылган икән, дипломны яңадан алу буенча проблемалар булмаячак, - дип җавап бирде белгечләр.

Фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk