Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Камышлы авылында төзелгән яңа йортлардан ачкычлар ияләренә тапшырылды

Әлеге өйләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән.

Кукмара районының Камышлы авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 30 йорт салынды. Әлеге өйләр авылның Габдулла Тукай һәм Яшьләр урамнарында урнашкан. Һәр җир кишәрлекләре унар сутыйны тәшкил итә. Йортлар эшләнешләре ягыннан бертөрле формада, бер катлы. 

Кукмара районының Камышлы авылында төзелгән яңа йортлардан ачкычлар ияләренә тапшырылды

Ачкычларны ияләренә тапшыру тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башка җитәкчеләр, район халкы катнашты.

Кукмара районының Камышлы авылында төзелгән яңа йортлардан ачкычлар ияләренә тапшырылды

Өйләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән. Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. 

Кукмара районының Камышлы авылында төзелгән яңа йортлардан ачкычлар ияләренә тапшырылды

Бу программада катнашучылар арасында социаль өлкәдә эшләүчеләр дә, бюджет, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да бар.

«Без дүрт бала үстерәбез. Әлеге программага туры килеп, яңа өйле булу — безнең өчен зур шатлык. Исән-имин яшәү насыйп булсын», — диләр Фидания һәм Рәмис Шаяхмәтовлар.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев