Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләрне кош гриппы таралу куркынычы турында кисәттеләр

Кош-корт бары тик имин төбәкләрдән генә кайтарылырга тиеш.

Кош гриппы ул - ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлеменә китерә торган вируслы авыру.

Төп билгеләре – йорт кошларының барлык төрләрендә дә тән температурасы күтәрелү, хәлләре китү, йомырка салуның, ашауның кискен кимүе, канатларының өскә күтәрелүе, күз һәм корсак өлешендә тире катламының төсе үзгәрү, кикрикләре кабару һәм каралу, тизәкләре сары-яшел төскә керү. 

Кош гриппының безгә Марий Эл, Киров өлкәсе, Удмуртия ягыннан керү куркынычы зур. Шуның өчен бу төбәкләрдән кошлар кертү тыела. Хәзер сезонның иң кызган чагы, халык аларны бик күпләп сатып ала. Кош-корт бары тик имин төбәкләрдән генә кайтарылырга тиеш. Ветеринариянең төп идарәсеннән килешү, «Россельхознадзор» идарәсеннән маршрут килешүе, ветеринария таныклыгы булу зарур.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев