Ике катлы бинада төзүчеләр кулы кагылмаган бер генә почмак та калмаган.
Быел республика программасы буенча Пычак урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Белем йорты 1 сентябрь көнне балаларны яңартылган бинада кабул итте.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов яңа сулыш өрелгән белем йорты белән танышып чыкты.

Ике катлы бинада төзүчеләр кулы кагылмаган бер генә почмак та калмаган: ишек-тәрәзә, электр, җылылык челтәре, су, канализация системалары алышынган, идәннәргә плитә җәелгән, диварлар, түшәмнәр дә өр-яңадан ясалган, яңа видеокүзәтү, янгын турында хәбәр итү җайланмалары куелган, өстәмә кабинетлар булдырылган, җиһазлар кайтарылган, территория төзекләндерелгән. Балаларга биредә тырышып укырга, тиешле белем-тәрбия алырга насыйп булсын!

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев