Кукмара районы башлыгы һәм районыбыз кунаклары сайлау барышы белән кызыксынды
14 сентябрь — сайлау көне. Бүген без Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлыйбыз.
Татарстанның Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башка җитәкчеләр күппрофильле лицей базасында урнашкан 1664нче сайлау участогында Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауның барышы белән кызыксындылар.
«Бүген җаваплы көн. Без киләчәк өчен тавыш бирәбез. Район халкы сайлауда актив катнашыр дип ышанам», — дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.
Сайлау участогы рәисе Альбина Туктамышева сүзләренә караганда, әлеге участокта 980 кеше теркәлгән, шуларның 9ы бүген беренче тапкыр үз тавышын бирә. Иң беренче һәм тәүге тапкыр сайлауга килүчеләргә бүләкләр тапшырыла.
«Сайлау тыныч, штат режимында уза. Район халкы сайлауга актив килә», — диде сайлау участогы рәисе Альбина Роберт кызы.
Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев