Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара кызы «Ерак йолдыз яктысы» спектаклендә төп рольләрнең берсен уйнады

Спектакль классик – Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатына багышлана.

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» артрезиденциясенең иҗат киңлегендә «Ерак йолдыз яктысы» спектакле булды. Ул классик – Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатына багышлана. Аның режиссеры - республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин. Бер гаепсезгә 16 ел гомерен Сталин лагерьларында уздырырга мәҗбүр булган шагыйрьнең хатыны ролен якташыбыз, Кукмара кызы, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Айгөл Хәбибуллина башкарды.

Айгөл Хәбибуллина 3нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, нинди һөнәр сайларга дип, озак уйланып тормый - театр училищесына документларын тапшыра. Кызның карарын әти-әнисе дә хуплый.

«Мин кечкенәдән бию, вокал белән шөгыльләндем. Укытучыларым Дания Хәбибуллина һәм Лилия Нурмиевага бик рәхмәтлемен. Алар биргән белем һәрвакыт ярдәм итте. Тормышымны кино белән бәйләрмен дип уйлаган идем, тик  театр дөньясы мине үзенә алып кереп китте, мин аның бер өлеше булырга теләдем», - дип сөйли Айгөл.

Училищены тәмамлаганнан соң, кызны берничә театрга, шул исәптән Мәскәү өлкәсенә дә чакыралар. Әмма ул «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясен сайлый, Чехов спектаклендә Каштанка ролен уйнарга өлгерә, заманча «Кеды» пьесасында - әни, «Кояш балалары»нда - Антоновна әби. Ә күптән түгел «Ерак йолдыз яктысы» спектаклендә Айгөл Хәбибуллинаның премьерасы була.

«Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен хәтерлисездер. Ул аны ГУЛАГтан 16 ел көткән тормыш иптәше, актриса Луиза Салиәскәровага багышлаган. Ә спектакльгә килгәндә, бу - сәяси репрессия елларындагы куркыныч вакыйгаларны сәнгатьчә аңлау. Риваять-пьесалар куелышын Хәсән Туфанның шигырьләре озата бара. Алар спектакль драматургиясендә зур роль уйный. “Ерак йолдыз яктысы”нда миңа төп рольләрнең берсе – шагыйрьнең хатыны Луиза ролен уйнау насыйп булды. Миңа кадәр спектакль Казанда “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе сәхнәсендә ике-өч тапкыр уйналды инде. Ягъни ул әзер спектакль иде, һәм минем адаптациягә вакытым булмады диярлек. Шундый җитди рольне ышанып тапшырганнары өчен Дмитрий Александрович Тумановка бик рәхмәтлемен. Бу минем драма актрисасы ролендә беренче тәҗрибәм булды, моңа кадәр күбрәк комедияләр уйнарга туры килгән иде. Спектакльнең героинясы белән безнең ниндидер уртак сыйфатлар бар: ул да, мин дә - актриса. Чит кеше тормышын, бигрәк тә шундый авыр һәм катлаулы язмышны уйнау бер дә җиңел түгел. Мин танышудан алып, бала туганчыга кадәр бер мизгелдә яшәдем. Иң авыры Хәсән Туфанны алып киткәндә һәм бала үлгәндә булды», - диде яшь актриса Айгөл Хәбибуллина.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: спектакльгә Кукмарада туып-үскән яшь талантка теләктәшлек күрсәтергә район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде. Ул безнең районда театр төзеләчәге турында хәбәр итте.

«Һәр район башлыгы үзенең җирлегендә театр булдыру турында уйланадыр. Бу - мәдәни, рухи тәрбия булдыруда иң төп кыйммәтләрнең берсе», - диде ул.

Айгөл Хәбибуллинаның сүзләренә караганда, әлеге сәнгать әсәре белән театр труппасы республиканың төрле районнарына барачак.

«Без Буа һәм Мамадыш районнарында булырга өлгердек инде. Тамашачылар бик җылы кабул итте. Татарстанда “Созвездие-Йолдызлык” турында бөтенесе дә беләләр, шуңа күрә артистларны да бик яратып каршы алалар. Март аенда Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында спектакльләр планлаштырылган. Бәлки беренче иҗади адымнарымны ясаган Кукмара Мәдәният йорты сәхнәсендә дә чыгыш ясау бәхете тияр», - ди Айгөл.
 
Хәсән Туфанның язмышы репрессияләнгән меңләгән совет гражданнарыныкына охшаш була. Бервакыт шагыйрьне «әдәпле кешеләр» Казандагы Матбугат йорты янында каршы алалар һәм иң куркыныч урынга – «Черек күл»гә алып китәләр, ул вакытта Дзержинский урамындагы НКВД бинасын шулай дип атый торган булалар. Сорау алулар, кыйнау, йокысыз төннәр... Хәтта күз йомарга да ирек бирмиләр, авыз-борыны канга батып, тешләре коелып бетә. Шушы хәлдә дә шагыйрь шигырьләр иҗат итә, һәм алар акылдан язудан саклап кала. Аннары аны ГУЛАГка җибәрәләр, календарьда 1940 ел була. Сугыш башланганнан соң, бер елдан шагыйрь фронтка, алгы сызыкка җибәрүләрен сорый. Баш тарталар. 1956 елда гына аны тулысынча реабилитацияләп азат итәләр. Әмма Туфанның төп фаҗигасе хатынын югалту була. Лагерьда вакытта аңа посылкалар килә башлый, соңрак ачыкланганча, аларны хатыны, актриса Луиза Салиәскәрова җибәрә. Ул, донор булып, кан тапшыра һәм шул акчага иренә ризык ала. Гәрчә бу вакытта үзе, аңын югалтыр дәрәҗәгә җитеп, ачлыктан тилмерә. Әлеге посылкалар дистрофия һәм цинга белән авырган шагыйрьне коткарып кала. Ә Луиза Хәсән Туфанның Казанга кайтуына бер ай кала вафат була, истәлеккә бары алкалары гына кала…
 
Фотода  Хәсән  Туфан  ролендә  Искәндәр  НУРИҖАНОВ  һәм  Луиза  Салиәскәрова ролендә  Айгөл  ХӘБИБУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk